18.05.05Санкт-Петербург елгалары џђм каналлары буйлап татар тематикасы буенча экскурсиялђр њткђрњ буенча проект тљзелгђн | Санкт-Петербург татар ќђмгыяте активисты Ђлмира Таџирќанова тљньяк башкала елгалары џђм каналлары буйлап татар тематикасы кертелгђн экскурсиялђр оештыру проекты эшлђп чыгарган. Чыннан да, Петербург, Невадан тыш та, аркылыга-буйга елгалар џђм каналлар белђн кискђлђнгђн. Мђсђлђн, Фонтанка џђм Мойка елгалары, Грибоедов џђм Крюков каналлары буенча кљймђдђ йљзгђндђ, шђџђр татар ќђмгыятенећ њткђне џђм бњгенгесе џђм аныћ танылган шђхеслђре турында сљйлђњче бик књп ђйберлђр књреп була.
Мђсђлђн, Фонтанка елгасы буйлап сђяхђт кылганда, кайчандыр татарлар тупланып яшђгђн Ломоносов урамы, Биш почмак џђм Чернышев тыкрыклары турында сљйлђргђ була. Алдарак тагын чыгышлары белђн татарлардан булган кенђз Юсуповларныћ зиннђтле сарайлары, Г.Державинныћ аерым йорты басып тора. Крюков каналыннан сђхнђсендђ Федор Шаляпин џђм Рудольф Нуриевлар балкыган џђм миллђттђшебез, ќырчы Суфия Ялышева бљтен гомерне аћа багышлаган Мариин театры ап-ачык књренђ.
Кљймђ Мойка елгасына кереп киткђч, монда ђле XVIII гасырда килеп тљплђнгђн бик књп татар гаилђлђре йортларына тап буласыћ. Шулар арасында бер заман “Данон џђм татарлар” исемен йљрткђн аристократлар рестораны џђм Россиядђ беренче “Нур” татар газетасына нигез салучы џђм аныћ беренче мљхђррире, Санкт-Петербург њзђк мђчетен тљзетњне башлап йљрњче Атаулла Баязитов яшђгђн 22нче йорт бар. Ђ Нева елгасы буйлап барганда, билгеле, Ислам архитектурасы истђлеге саналган џђм тирђ-якка нур сибеп торган уникаль мђчет бинасы турында да књп сљйлђп булыр иде. Аныћ белђн янђшђдђ генђ 1703 елда тљзелгђн џђм аныћ тљзелешендђ руслар белђн беррђттђн татарлар да катнашкан Петропавел крепосте тора. Шунда ук Кљнчыгышны љйрђнњ институты џђм Санкт-Петербург университетыныћ Кљнчыгыш факультеты урнашкан Бљек кенђзлђр Сарае. Бу оешмалар Казан белђн тыгыз бђйлђнештђ тора. Санкт-Петербургта татар халкы тарихы џђм мђдђнияте белђн бђйле урыннарга автобус экскурсиялђре књптђн оештырылган. Ђ Ђлмирђ Таџирќанова татар тематикасы буенча су экскурсиялђре оештыруны тђкъдим итђ. Фикер ђйбђт, тик бу фикерне тормышка ашыручы энтузиастлар гына табылсын иде. Гомумђн алганда, Рђхимќан Телђшовнећ ђле књптђн тњгел генђ басылып чыккан “Санкт-Петербургныћ татар ќђмгыяте. Шђџђрнећ 300 еллыгына” дип аталган џђм бу темага мђгълњмат белђн тулы китабы бу экскурсияне йљртњчелђр љчен тљп чыганак була ала. Чљнки анда Тљньяк башкала татарлары турында шђџђргђ беренче таш куелганнан башлап язылган бай мђгълњмат џђм кыйммђтле фактлар бар.
|