Кичђ Казан шђџђрендђге Пенсионерлар џђм инвалидларныћ вакытлыча тукталу бњлегендђ “Хђтер” (“Память”) исемле ветераннар хоры кунак булды. Алар биредђ яшђњчелђр белђн бергђлђп сугыш еллары – њзлђренећ яшьлек еллары ќырларын башкарды.
Ђлеге бњлек мљдире Светлана Киселева ђйтњенчђ, биредђ Ќићњнећ 60 еллыгына багышланган књп санлы чаралар уздырылган. Бу оешмада кайчан да булса тукталган сугыш ветераннарын џђм тыл хезмђтчђннђрен чакырып, “Солдат привалы"”дигђн кичђ уздырылган. Анда мђктђп укучылары џђм суворовчылар да катнашкан. Књптђн тњгел шулай ук “Безнећ яшьлек тамгасы” дигђн кичђ дђ њткђрелгђн.
Пенсионерлар џђм инвалидлар ђлеге бњлектђ 6 айга кадђр яши ала. Алар бирегђ катлаулы тормыш очраклары булганда мљрђќђгать итђ. Вакытлыча тору бњлегендђ тљрле тњгђрђклђр дђ эшли. Љлкђннђр њз куллары белђн тљрле матур ђйберлђр ясый. Књптђн тњгел аларныћ кул эшлђнмђлђре 39нчы санлы мђктђптђ књрсђтелгђн. Књргђзмђгђ карата балалар тђэсирлђрен китапка да язып калдырган. Љлкђн џђм яшь буын арасындагы очрашулар тђрбия љчен ућай њрнђк, ди бњлек ќитђкчелђре. Алдагы чара “Яхшылык атнасы” кысаларында узган.
Биредђ Ќићњнећ 60 еллыгына џђм Казанныћ 1000 еллыгына багышланган књргђзмђлђр дђ ђзерлђнгђн. Бњлектђ ял иткђн ветераннар хакында “Хђтер китабы”нда язылып бара. Ял кичђлђрендђ алар њзлђре турында истђлеклђре белђн уртаклаша. “Казан кулинарлары клубы”нда, пенсионерларныћ кеременђ карап, тљрле рецептлар ясала.
Быел Федосеевская урамында Казанныћ 1000 еллыгына атап утырткан гладиолуслар да чђчђк атар. Алларына шундый бурыч куеп, пенсионерлар бњгенге кљндђ чђчђклђрне утырту љчен ђзерлек эшлђре алып бара.
|