11.05.05ТРныћ яћа мђгълњматлаштыру џђм элемтђ министры Ф.Фазылќанов: "Безгђ балласт кирђк тњгел", дип белдерде | ТРныћ яћа мђгълњматлаштыру џђм элемтђ министры Фђрит Фазылќановныћ беренче матбугат конференциясендђге чыгышын эш программасы дип атарга мљмкин. Аерым алганда, ул якындагы айда министрлыкныћ оештыру структурасы, кадрлар саны, урынбасарлары составы сизелерлек њзгђрђчђк, дип белдерде.
Њзен эшлђргђ яратучан кеше дип исђплђвен белдереп, Фђрит Фазылќанов: “Безгђ балласт кирђк тњгел. Министрлык структурасы сан ягыннан да, юнђлешлђре ягыннан да оптималь булырга тиеш”. Коллектив алдында республикада мђгълњмати хезмђт џђм технологиялђрне њстерњ љлкђсендђ сыйфатлы књтђрелеш бурычы куелган. Яћа санлы хезмђтлђр, мђгълњматлаштыру њсешенђ, мђгълњмати куркынычсызлыкны тђэмин итњгђ басым ясалачак.
Кадрлар њзгђрешенђ килгђндђ, министр сњзлђренчђ, “революцион њзгђрешлђр уздыра алырлык профессиональлђрне ќђлеп итђргђ тырышачакбыз”. Шул ук вакытта ќитђкче буларак њз бурычын ул эзлеклелекне саклауда књрђ. Тђќрибђне яшьлђргђ тапшыру зарур. Министрлыкныћ элеккеге ќитђкчелеге тарафыннан књп эшлђр башкарылган, дип ассызыклады Ф.Фазылќанов. бњген Татарстан алдынгы урыннарны алып тора, ђмма алга таба њсђргђ кирђк, диде министр.
Яћа министр ђлеге вазифага 6 май кљнне Президент Указы нигезендђ билгелђнгђн иде. Ђлегђчђ ул 2,5 ел министр урынбасары вазифаларын башкарды.
|