Гамил Афзал. "Ватаным Татарстан" | Татарстан, күңелләргә өмет тулып, Бәйрәмендә котлыйм сине улың булып, Көлеп торгам чәчәкләрдән букет сузып, Сиңа, илем, иң мөкатдәс гөлләрем бар.
Җанга сеңгән кызыл колны куып чыгар, - Түрә булып утырмасын узгынчылар, Бәхет теләп иссен җилләр, аксын сулар, Кулың алтын, җитмеш төрле һөнәрең бар.
Туган илем, җанга якын булганда син, Суык түгел кышкы җилең, бураның да. Чәчәк тулы болыннарың уйларымда, Сахраларда сөеп искән җилләрең бар.
Туган ягым, чирәм үскән урамында Гармун уйнап, таңга чаклы урадым да, Шөкер, дидем, шушы җирдә туганыма, Күреп туймас таңнарыңны күргәнем бар.
Туган илем, алга таба юллар ачык, Ярышларда иң алдынгы мәйданга чык, Тату илләр арасында горур басып, Б әйгеләрдә байрак тотар көннәрең бар.
Ата-баба гомер иткән яшел урам, Билне буып, ил күрергә юлга чыгам, Татарстан, байрагыңа хәер-догам, Шатлык тулы, иман тулы йөрәгем бар.
1960-1992 |