Археолог Равил Фәхретдиновка
I. Күктә
Иске Казан... Күктә - дельтоплан. Тракторлар кырган курганнарны. Тау астында киләчәккә бара Казансунын таллы бормалары...
...Өскә чөйде мине капрон канат! Очам тирән тарих өстеннән мин - Яшьлеген мин тоям газиз Җирнең, Тоям киләчәкнең искергәнен.
Очам карлыгачтай офык кыеп, Кереп чумам таңгы болытларга. Борынгы тын дулкыннарын кага Казан суы без яшәгән ярга.
Һәр карашын - дастан, Изге Казан! Тарихи бу туфрак - мең талантлы. Очам күктә! - варисың мин синең, Карлыгачың мин - капрон канатлы.
Катлам-катлам заманнардан саркып, Күтәрелә астан тирән азан. ...Аста - тарих, өстә - дельтоплан - Капрон карлыгачың, Иске Казан...
Өстә - дельтоплан, аста - тарих: Ат сыртында - борынгы бер угълан Оча гына! - тирәннәргә үтеп Чагыламы әллә дельтоплан?
Киресенчә, бәлки? Бүгенгенең Горур очкан ялтыр капрон кошы Ерак чорның җилләрендә җилгән Җайдакныңмы әллә чагылышы?
Шуны ачыклыймы археолог? ...Археолог, җиргә ник иелден? Көрәк йөзе - тарих катламында, Сабы - кулларында бүгенгенең... |