Айдар Хәлим. "Казан - Бакчасарай - Истанбул" | Кайсы яктан, кайсы тарафлардан гөлбакчалар хуш ис бөркиләр? Хуш ис бөркиләр. Алтайлардан Әдрән диңгезгәчә җир тетрәтеп үтә төркиләр.
Кушымта: Казан - Бакчасарай - Истанбул. И - и - и, Истә булмый диме, истә ул.
Алтайлардан Әдрән диңгезгәчә җир тетрәтеп үтә төркиләр, Үтә төркиләр. Җәйләүләрне бергә җәйлик диеп төркиләрем куллар селкиләр.
Кушымта: Казан - Бакчасарай - Истанбул. И - и - и, Истә булмый диме, истә ул.
Кул селки төркиләр тарихлардан күрешик дип уртак нигездә. Мин бүгеннән юлга чыгар идем, басылганмы давыл диңгездә?
Кушымта: Казан - Бакчасарай - Истанбул. И - и - и, Истә булмый диме, истә ул. 12 август, 1996 ел Сәйдә Вәлиди музыкасы |