26.04.05Милли музейда язучы Вакыйф Нуруллин белђн очрашу булачак | Бњген Милли музейда књренекле татар язучысы Вакыйф Нуруллин белђн очрашу њткђрелђ. Бу чара ђдипнећ 70 яшьлек юбилеена багышлана.
Вакыйф Нуруллин 1935 елныћ 1 маенда Балык Бистђсе районы Югары Ђшнђк авылында туа. Казан дђњлђт университетын тђмамлаганнан соћ ул «Казан утлары» журналында бњлек мљдире булып эшли. Аннары 1977-1991 елларда Татарстан китап нђшриятында ђдђби бњлек мљдире вазифасын њти. 1993 елдан бњгенге кљнгђчђ язучы Милли музейныћ ђдђби бњлеген ќитђкли.
Вакыйф Нуруллин Казан џђм Мђскђњ шђџђрлђрендђ чыккан 25 китап авторы. Шуларныћ 13е татар телендђ, 10сы — рус телендђ, 2се украин џђм таќик теллђрендђ дљнья књргђн. Татарстан Язучылар берлеге ђгъзасы, Татарстанныћ атказанган мђдђният хезмђткђре В.Нуруллин укучыга «Шинельсез солдатлар» повесте, «Књпер чыкканда», «Ђгђр син булмасаћ», «Аккан су юлын табар», «Яшьнђп њткђн яшьлек», «Џђлакђт» џ.б. ђсђрлђре белђн яхшы таныш. Аныћ ђсђрлђре буенча кызыклы телефильмнар да куелды. Књптђн тњгел язучыныћ «Ђгђр син булмасаћ янымда...» дигђн сайланма ђсђрлђре ќыентыгыныћ контроль нљсхђсе дљнья књрде.
Вакыйф Нуруллинныћ иќаты џђм тормыш юлы белђн танышырга музейга Казан дђњлђт университетыныћ татар филологиясе укытучылары џђм студентлары килергђ тиеш.
|