22.04.05Казанлылар џђм шђџђр кунакларыныћ куркынычсызлыгын газ анализаторы џђм интроскоплар тђэмин итђчђк | Бњген Казанда транспорт Эчке эшлђр идарђсе ќитђкчелђренећ Бљтенроссия кићђшмђсе узды. Фикер алышуда 2005 елныћ беренче кварталында транспорт милициясе эше нђтиќђлђре џђм Казанныћ 1000 еллыгы белђн бђйле рђвештђ ќђмђгатьчелек тђртибен, транспорт объектларыныћ террорчылыкка каршы саклауны кљчђйтњ буенча чаралар комплексы тљп тема булды.
Кићђшмђдђ Россия Эчке эшлђр министрлыгыныћ Транспортта хокук тђртибе белђн тђэмин итњ департаменты ќитђкчесе, генерал-лейтенант Вячеслав Захаренков, ТР Премьер-министры- транспорт џђм юл хуќалыгы министры вазифаларын башкаручы Владимир Швецов, ТР эчке эшлђр министры вазифаларын башкаручы, генерал-лейтенант Ђсгать Сђфђров, 20 тљбђкнећ эчке эшлђр идарђсе башлыклары, транспорт предприятиелђре ќитђкчелђре катнашты. Террорчылыкка каршы тору, пассажирлар џђм йљклђрнећ куркынычсызлыгын тђэмин итњ мђсьђлђлђре каралды.
Казанга нигез салынуга 1000 ел тулуны бђйрђм итњ белђн бђйле рђвештђ транспорт милициясе тарафыннан ќђмђгатьчелек тђртибен саклау буенча чаралар комплексы гамђлгђ куела. Казан станциясендђ џђм елга портында патруль-пост хезмђте нарядлары белђн транспорт хезмђткђрлђре пассажир поездларын, пассажир џђм туристик теплоходларны тикшереп торалар. Авиация куркынычсызлыгы хезмђте џђм џава транспорты хезмђткђрлђре кљчлђре белђн бергђ Казан Халыкара аэропортында самолетта очарга ќыенучы гражданнарны, багажларны тикшерњ кљчђйтелгђн.
ТР ќитђкчелеге Казан аэропорты объектларын саклауны ныгыту максатыннан тикшерњ техникасы алу љчен 7,5 миллион сум акча бњлеп биргђн. Эчке џђм халыкара авиарейсларда куллану љчен ике рентген-телевизион интроскоп, рђсми затлар џђм делегациялђр залында, халыкара сектор џђм аэровокзалда файдалану љчен љч стационар металл эзлђњ ќайланмасы, шартлаткыч матдђлђрнећ парларын ачыклау љчен бер "Шельф-ДС" газ анализаторы куелган.
|