20.04.05Казан авиатљзелеш ќитештерњ берлђшмђсендђ "Ту-334"не ќыячаклар | 
Кичђ РФ Премьер-министры Михаил Фрадковныћ “С.П.Горбунов исемендђге Казан авиатљзелеш ќитештерњ берлђшмђсе” ФДУПдђ “Ту-334” самолетын џђм аныћ модификациялђрен серияле ќитештерњне оештыру турындагы карарга кул кую билгеле булды.
Казан авиазаводында ђлеге очкычларны ќитештерђ башлауга ђзерлекне финанслау 2005-2006 елларда Татарстан Республикасы катнашында башкарылачак. Мондый мђгълњматны Россия Хљкњмђте матбугат њзђге таратты. Федераль сђнђгать агентлыгы џђм башка катнашлары булган федераль башкарма хакимият органнары белђн Казан авиазаводына самолет џђм аныћ модификациялђрен серияле ќитештерњне оештыру буенча чаралар комплексын эшлђп раслау йљклђнгђн. Самолетларны чыгару 2007 елда башланырга тиеш.
“Ту-334” лайнеры 102 пассажир сыйдырышлы. Аныћ крейсер тизлеге – сђгатенђ 820 километр џђм очу ераклыгы – 3150 километр. Килђчђктђ самолетта “BMW”/“Роллс-Ройс” алман-инглиз консорциумыныћ “BR715” двигателен џђм “Рокуэлл-Коллинз”, “Ханиуэлл” џђм “Эллайд Сигнал” фирмаларыныћ авионикасын куллану мљмкинлеге дђ бар. Самолетныћ бђясе модификациясенђ карап, 16,5-18 миллион доллар булачак. Исегезгђ тљшерђбез, берничђ ел дђвамында “Ту-334”нећ серияле производствосын урнаштыру љчен берничђ кандидатура каралды, ниџаять, очкычларны Казанда ќитештерњ турындагы карар чын булырга ошаган.
|