20.04.05Кичђ Мђскђњ ќырчысы Наилђ Фатехова њзенећ "Татар илемђ" дип аталган DVD дискын тђкъдир итте | Кичђ «Казан» милли-мђдђни њзђгендђ Мђскђњ ќырчысы, Россиянећ атказанган артисты Наилђ Фатехованыћ «Татар илемђ» дип аталган DVD дискын тђкъдир итњ кичђсе булды. Мђскђњдђ яшђњче миллђттђшебез, «Сљембикђ», «Гљллђр», «Манара» џђм башка књп кенђ ќырлар авторы Наилђ Фатехова татар мђдђниятен њстерњдђ џђм аны башка миллђт вђкиллђренђ танытуда њзеннђн зур љлеш кертђ. Узган ел ул њзенећ концерт программасы белђн Г.Камал исемендђге академия театрында беренче тапкыр чыгыш ясаган иде. Менђ инде ул Казанда њзенећ DVD дискын тђкъдир итњ кичђсен дђ њткђрде.
Татар эстрадасында тљп урынны билђгђн туган кљн, мђхђббђт, туганлык хислђренђ багышланган гадђти ќырлардан аермалы буларак, Н.Фатехованыћ репертуарын тарихи џђм дини темаларга багышланган ќырлар билђп тора. Ђйтергђ кирђк, бу – аныћ ућышы џђм тамашачы тарафыннан яратып кабул ителњенећ бер њзенчђлеге. Татар халык ќырларын да Наилђ ханым аерым бер осталык белђн башкара. Ќырлар иќат итњ белђн бергђ (быелгы џђвђскђр композиторларныћ Казанда узган «Барлау» дип исемлђнгђн II Бљтентатар бђйгесендђ катнашып, ул лауреат исеменђ лаек булды), Н.Фатехова Мђскђњдђге «На-на» рус эстрадасы тљркеме белђн дђ хезмђттђшлек итђ. Ђлеге хезмђттђшлекнећ нђтиќђсе буларак, бу тљркем башкаруында «Умырзая» дип аталган татар халык ќыры яздырылган џђм аћа њзенчђлекле клип та эшлђнгђн иде. «Умырзая» џђм башка књп кенђ ќырлары аныћ кичђ тђкъдир ителгђн DVD дискында да урын алган.
Мђскђњ ќырчысы Н.Фатехованыћ иќади сђфђре моныћ белђн генђ тљгђллђнми. Бу кљннђрдђ ул республиканыћ Азнакай џђм Ђлмђт шђџђрлђрендђ чыгыш ясаячак. Казан тамашачысы белђн Наилђ ханым кабаттан 23 апрельдђ Химиклар мђдђният сараенда очрашачак.
|