19.04.05Иске Казанга сәяхәт - 8 |
Иске Казаныбыздагы борынгы йортларда һәм биналарда урнашкан башка уку йортлары кебек үк 12 нче татар кызлар гимназиясе дә үзенең проблемалары белән яши. Бина эчендәге бизәкле баскычлар һәм түшәмнәр монда килүчеләрдә тарихи кызыксыну уятып, борынгылык атмосферасын тудырсалар да, заманча уку процессын алып барырга кысанрак шул. Аннары, тирә-ягында җимерек йортлар һәм үзәк базарның шау-шулы сәүдә рәтләре булуга күңел бик ятып бетми. Узган елның октябрь аенда ТР Дәүләт Советы утырышында кызлар гимназиясенә иркенрәк һәм уңайлырак бина бирү мәсьәләсе каралган иде.
Күптән түгел премьер-министр Рөстәм Миңнеханов та әлеге гимназиядә булды, уку бүлмәләрен карады, укучылар һәм укытучылар белән күрешеп сөйләште. Очрашу азагында хөкүмәт җитәкчесе бу юбилей елында гимназияне Ульяновлар урамындагы 4 нче урта мәктәп бинасына күчерергә вәгъдә итте. Күптәннән гимназия җитәкчелеген борчып торган мәсьәлә, көттереп кенә булса да, уңай якка хәл ителде. Озак та үтмәс, чәчәкле сентябрь дә җитәр. Борынгы бинада үткән 12 ел үз артында тарихи елъязманы тулыландырып, хәтер сандыгында гына калыр. Ә якты, иркен сыйныф бүлмәләрендә 12 нче гимназиянең шат күңелле кызлары янәдән парталар артына утырыр.
|