19.04.05Иске Казанга сәяхәт - 8 |
Һәр иртәдә иңнәренә канатлы ак алъяпкыч, башларына ап-ак яулык бәйләгән кызлар төркеме Иске Татар бистәсе урамнарыннан мәктәпкә ашыгалар. Күпләргә үрнәк тәрбияле кызлар 2 катлы мәктәп бинасына агылганда бистә халкы көнләшеп карап кала торган була. Ачылган елны мәктәптә 85 кыз укыган булса, 1913-1914 нче уку елында монда укучы кызларның саны 230га җитә. Бу вакытта мәктәптә 9 укытучы белем бирә. 7 татар мөгаллимәсе белән беррәттән, урыс теленнән укытучы Иевлева һәм кул эшләренә өйрәтүче Моисеева фамилияле урыс мөгаллимнәре дә эшли. Бу мәктәп үз чорында урыс мөгаллимәләре хезмәт иткән бердәнбер татар мәктәбе булып исәпләнә. Фатыйма Аитованың башлангыч мәктәп кысаларында гына каласы килми. Һәм ул 1916 елның октябрендә Казанда беренче татар кызлары гимназиясен ачуга ирешә. Барлык чыгымнарны да үзе күтәрә. Тарихыбызны барлаганда, бу игелекле эшләрне күз алдыннан үткәреп ничек таң калмыйсың!
Шулай итеп, сәүдәгәр Галиевнең йортында урнашкан 12 нче татар кызлар гимназиясе менә шушы традицияләрен өлешчә булса да яңартып, яңа программалар төзеп эшли башлый. Яңа укыту алымнары белән эшләүче кызлар гимназиясе республикабызның “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте ярдәмендә ачыла.
Гимназиядә бүгенге көндә 205 кыз укый. Биналар икесе дә берәр гасырлык, шунлыктан алар шактый гына искергән дә. Әмма хуҗаларча кайгырткалап, тиешле ремонт ясап торганга, биредә укучы кызлар һәм аларны укытучылар артык зур кыенлыклар кичермиләр. Коллективта эшләүче педагогларның барысы да зур хезмәт тәҗрибәсенә ия. Мәртәбәле коллектив даими төстә Русиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Сембер шәһәрләре һәм Башкортстан Республикасының милли хатын-кызлар оешмалары белән элемтәдә тора.
Һәр ел саен чыгарылыш укучыларының 20-30 проценты югары уку йортларына керәләр. Гимназия кызлары күбрәк чит телләр һәм сәнгать юнәлешендәге белгечлекләрне сайлыйлар икән. Шул рәвешле, зыялы татар кызлары еллар үткәч үзләре дә милли уку йортларына яхшы хәзерлекле мөгаллимәләр булып әйләнеп кайтырлар дигән өмет бар. |