18.04.05Иске Казанга сәяхәт - 7 |
1978 елның 17 мартында озакка сузылган каты авырудан соң Әнәс абый Камал да дөнья куя. Үләр алдыннан улы Фидакарьгә бабасының истәлекле йортын киләчәктә ничек тә музей итеп калдыру өчен тырышырга кирәклеген васыять итеп әйтеп калдыра.
Бу йортта туган, үскән һәм менә үзе дә шушында гаилә корган Фидакарь әфәнде әтисенең изге васыятен үзләренә тузган торак программасы буенча яңа фатир бирү турында карар чыккач үтәргә омтыла-омтылуын. Быел Татарстан Республикасы Президентына бер тапкыр, Казан шәһәре хакимиятенә ике тапкыр, шулай ук ТР Мәдәният министрлыгына ике тапкыр хатлар юллый. Ләкин хатларга җавапны гел бер төрле эчтәлек белән язалар: “Мөрәҗәгатегез белән таныштык. Г.Камал музеен Нариман урамы, 48 нче йорт бинасында оештыру өчен ТР Министрлар Кабинетының статус һәм музейның кайсы ведомствога каравын, бинаны реконструкцияләү буенча заказ бирүчене, эшләрне финанслау чыганакларын һәм бинаны музейлаштыру вакытын билгеләгән тиешле карар кабул ителүе кирәк”. Кыскасы, төпле карарга килә алмыйлар югары даирәләрдә. Мин Фидакарь Камалның үзе белән очрашып сөйләштем. Әгәр ачыклабрак әйтсәк, йортны Фидакарь әфәндегә теркәү палатасында хосусыйлаштырырга да рөхсәт итмәгәннәр. Закон буенча, тарихи истәлекләр хосусыйлаштырылмый, имеш. Моны аңлавы да кыен, йорт әле махсус карар нигезендә музейга әверелдерелмәгән, үзен хосусыйлаштырырга да ярамый. Ул чагында йорт кемнеке булып чыга соң? Миңа калса, Фидакарь әфәндегә әле күп тапкырлар дәүләт архивына барырга туры киләчәк. Менә шуннан соң гына мирасның язмышы ачыкланырга мөмкин. Әлегә бу гаилә йорттан күчмичә тора. Чөнки аның эчендәге музейга бүләк итеп калдырасы ядкарьләр юкка чыгудан курка алар. Мирас хуҗасы йорт хуҗасы булмаса да күңеле изге – ничек тә музей булдырырга. Хәзер инде тиешле даирәләрнең тиешле карарын гына көтәсе кала.
|