Дамир ФӘСИЕВ
Иске татар бистәсендә татарның бик күп күренекле шәхесләре яшәгән. Шуларның берсе – драматург Г.Камал. Ул яшәгән йорт бүген дә исән һәм анда аның оныгы Фидакарь Камалның гаиләсе яши.
Әлеге ике катлы йортны 1900 елда Казанның 2 нче гильдия сәүдәгәре Садыйк Хәйбуллин төзетә. Ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен яңа гына тәмамлаган Галиәсгар Камалетдиновны үзенең кызы Бибигайшәгә димләп, өйләндерергә ниятли. Яшь егет сәүдәгәр кызына өйләнергә карар кыла, әмма менә Садыйк Хәйбуллин теләгәнчә, яңа мәчеттә имам-хатыйб булырга гына ризалашмый.
Мәдрәсәне тәмамлаган шәкерт бары тик китап сатучы булып эшләячәген белдерә. Шулай да 1900 елда туй була, яшь кияүгә һәм киленгә туй бүләге итеп Садыйк бай өр-яңа йортны тапшыра. 1908 елның 20 февралендә аларның беренче уллары Әнәс Камал дөньяга килә. Театр тарихыннан белүебезчә, ул да әтисе кебек үк атаклы драматург, артист һәм режиссер булып китә.
Әнә шундый кадерле кияү була безнең атаклы драматургыбыз Галиәсгар Камал. Бибигайшә апа белән Галиәсгар абыйның 6 баласы туа – 5 малай һәм 1 кыз. Балаларның язмышлары төрлечә була. Төпчек кызлары Рәфыйка апа бүген дә исән. Ул Казан медицина институтын тәмамлагач, озак еллар буе балалар табибәсе булып эшли. Хәзер Казанда яши.
Алты бала үскән төп йорт турындагы сүзгә әйләнеп кайтсак, анда Г.Камаллар гаиләсенең өлкән улы Әнәс Камал яшәп кала. Ләкин инде йортның өске катында гына. Чөнки беренче каттагы бүлмәләрне 1921 елда ук тартып алалар.
1941-1945 нче елларда беренче каттагы кайбер бүлмәләрдә сугыш барган өлкәләрдән эвакуацияләнгән кешеләр яши. Алар үз якларына кайтып киткәч, бу фатирда Г.Камалның әтисе ягыннан туганнары Надыйра һәм Кадыйр Сафиннар гаиләсе яши башлый. Әлеге гаилә әгъзалары вафат булгач, Казан шәһәр Советы карары белән бу фатир дәүләт карамагына күчә һәм монда бөтенләй чит кешеләрне күчерәләр. Шул рәвешле, әлеге йортта яшәүче Әнәс абыйга мирас булып калган милекнең бөтенлеге тулысынча юкка чыга. Алай гына да түгел, йортның ишегалды да хуҗасыз бер биләмәгә әйләнеп кала. Г.Камалның 6 баласы һәм соңрак дистәләгән оныгының тәгәрәшеп үскән яшел чирәмле ишегалды теләсә кем таптап йөри торган җиргә әверелә. Коймалар һәм капкалар юкка чыга, чәчәкләр утыртылган түтәлләр таптала. Тарихи йортның утары да моңсуланып кала. |