Ниһаять, 1995 елның 23 февралендә әлеге бинаны үзенең элек булган максатларында файдалану бәхетенә ирешәләр. Казан шәһәре мәгариф бүлеге карары белән монда 30 нчы номерлы татар малайлары лицее ачыла. Ул татар телендә эшли башлый.
Бүгенге көндә лицейда 100дән артык егет укый. Алар лицейга 7 нче сыйныфка киләләр. Күп фәннәрне татарча үзләштерүче егетләр гуманитар һәм икътисадый юнәлештә белем алалар. Лицейда 19 укытучы белем бирә. Алар арасында 1 техник фәннәр докторы, югары уку йорты белгечләре, укытучы-методистлар да бар. Белем алыр өчен җитәрлек шартлар тудырылган лицейда укучы ир-егетләр үзләре дә бик канәгать.
Лицей директоры Илдар Мәһдиев үз коллективы өчен җаны-тәне белән тырыша торган шәхес. Ул шушы 130 еллык бай тарихы булган иске бинада эшләп килүче лицейның җитди проблемалары булуын да яшерми.
Иң кызганычы шул: лицей карамагында бер карыш җир дә юк. Алгы якта – транспорт хәрәкәте көчле булган Тукай урамы, ә ишек алды ягы – аларныкы түгел. Лицей директоры көн саен үзенең эш кабинеты тәрәзәсеннән карап, бу җәйдә сүтеләчәк иске биналардан бушап калган урынның һичьюгы яртысын лицей карамагына күчерү турында хыяллана. Ник дисәң, иң беренче чиратта бинага янкорма итеп ашханә төзү кирәклеге көн кадагына килеп баскан. Аннан соң егетләргә шөгыльләнер өчен кечкенә генә булса да спорт мәйданчыгы да юк бит. Болар бүгенге заман уку йортларына кирәкле нәрсәләрнең чиреге генә, әлбәттә. Ә инде кечкенә генә бакча һәм гөл түтәлләре турында сүз кузгатырга да кыймыйлар лицейда.
Директор Илдар Мәһдиев лицей өчен закон буенча территория тиешлеге хакында кирәкле документларны җыеп, шәһәр хакимиятенә дә илткән. Әмма бер кабинеттан икенче кабинетка “сәяхәт” иткән бер толыкман кәгазь папкасын ахыр чиктә югалтканнар. Шулай итеп, җепнең очын бүген дә эзләп таба алмыйлар әле.
Әйе, Иске Татар бистәсенең элеккеге уку йортлары ничә еллардан соң өлешчә кире торгызыла. Һәм бу эш киләчәктә дә тукталмас. Тик менә 10 гасырлык юбилей кадәр юбилей үткәреләсе елда нинди тирән тарихи байлыкларга ия булган уку йортларына йөз белән борылып, халкыбызга милли кадрлар хәзерләүче белем учакларын бөтәйтеп җибәрү кичектерелмәс мәсьәләләр рәтендә торырга тиеш.
|