15.04.05Иске Казанга сәяхәт - 6 | Дамир ФӘСИЕВ
Иске Татар бистәсенең Тукай урамында истәлекле биналар бик күп. Шунысы куанычлы, аларның шактые елдан-ел яңартылып, төзекләндереп торылса да, ерак тарихның истәлекле вакыйгаларын искә төшереп, бүген дә безгә хезмәт итәләр.
Алкин өеннән соң бер бина аша гына булган Яков Бутягин йорты әнә шундый биналарның берсе (р ә с е м д ә). Ике катлы кирпеч өйне Яков Бутягин XVIII гасыр азагы XIX гасыр башында салдыра.
1876-1917 нче елларда бу бинада Татар укытучылар мәктәбе эшләп килә. Укытучылар мәктәбен 16 яше тулган татар егетләре өчен ачалар. Уку программасында урыс теле өстенлек иткән әлеге дүртьеллык мәктәпне бетергәч, егетләр Казан губернасының татар авылларындагы башлангыч мәктәпләргә урыс теле укытучысы итеп җибәреләләр.
Булачак яшь мөгаллимнәргә биредә яңача укыту алымнарын өйрәтәләр. Аларга күренекле мәгърифәтчеләр Мөхәммәтгали Мәхмүдов, Шиһаб Әхмәров, урыс педагогларыннан М.Пинегин, А.Горы, академик Радлов, Богородицкийлар белем бирә. Шулай ук күп кенә дәресләрне һәм педагогик практиканы галим-энциклопедист Каюм Насыйри да алып бара.
Һәр уку елында Татар укытучылар мәктәбендә туксаннан артык егет укый торган була. Моннан яшь мөгаллимнәр генә түгел, ә алдынгы карашлы милли-демократик хәрәкәт активистлары да тәрбияләнеп чыга. Бөтен татар дөньясының горурлыгы булган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый да шушы мәктәпне тәмамлый. Бу уку йортын тәмамлаучылар арасында II һәм III Дәүләт Думасы депутаты Садри Максуди, большевиклар Х.Ямашев белән Г.Сәйфетдинов, татар милләтенең киләчәге һәм иреге өчен фидакарь көрәшүчеләрдән Мирсәет Солтангалиев, язучылар Гафур Коләхмәтов, Сәгыйт Сөнчәләй, генерал-лейтенант Якуб Чанышев, татар театрына нигез салучыларның берсе Ильяс Кудашев-Ашказарский һәм тагын бик күп күренекле шәхесләр дә була. Хәзергесе вакытта бинаның диварында болар турында белдергән берничә истәлек тактасы да эленеп тора.
Билгеле булганча, Октябрь инкыйлабы Казанга да зур үзгәрешләр алып килә. Укытучылар мәктәбе ябыла. Ләкин бина барыбер белем учагы – җидееллык мәктәп булып кала. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, аны госпиталь итеп үзгәртеп, 4 ел буе шул максатта файдаланалар. Бары тик сугыш беткәч, 1945 елның 1 сентябреннән генә ул яңадан мәктәпкә әйләнә. Шул рәвешле, күп язмышларга дучар булырга өлгергән бина 1969 елга кадәр 90 нчы номерлы сигезьеллык мәктәп булып тора. 1970-1978 елларда биредә Ваһитов районы балалары өчен Пионерлар йорты эшли. Ә 1979-1987 елларда бу бинада балалар шахмат уйнау серләренә өйрәнәләр. Шул ук елны ни сәбәпледер, әлеге шахмат мәктәбен ябып, бирегә Теплоконтроль заводының филиалын күчерәләр. 1994 ел азагына заводка бинаны бушатырга туры килә, чөнки Казан шәһәрендә милли мәктәп-гимназияләр ачу турында сүзләр йөри, ә биналар җитешми. |