Кичђ Бљтендљнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Р.Ваџапов исемендђге Татар ќыры фестивален йомгаклауга багышланган матбугат конференциясе булды. Анда Бљтендљнья татар конгрессы Башкарма комитеты рђисе Ринат Закиров, аныћ беренче урынбасары Ренат Вђлиуллин џђм «Татарстан» журналыныћ баш мљхђррире Рифат Фђттахов катнашты.
Бљтен дљньяны шаулаткан ђлеге фестиваль узган ел БТК Башкарма комитеты, «Татарстан» журналы џђм Тњбђн Новгород «Якташлар» ќђмгыяте тарафыннан оештырылды џђм ул тђњге тапкыр Казанда башланып китте. Лаеклы рђвештђ фестиваль Семипалатински, Хельсинки, Тњбђн Новгород, Томски, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Уфа џђм Мђскђњ кебек татарлар яшђгђн књп кенђ тљбђклђрдђ њткђреледе. Шул рђвешле татар ќыр сђнгатендђ бђялђп бетергесез мирас калдырган, кызганычка, онытылып барган Рђшит Ваџапов исеме янђ халкыбызга кайтты. Ђлеге фестиваль кысаларында узган елныћ декабрь аенда Казанда фђнни-гамђли конференция дђ њткђн иде.
«Р.Ваџапов иќаты – ул халкыбыз мирасыныћ бер љлеше. Татарда андый исемнђр хисапсыз џђм аларныћ шактые ђлегђчђ билгесез булып кала килђ. Ђгђр без яшь буынны милли рухта тђрбиялик џђм аларда горурлык хисе тусын дисђк, ић элек Р.Ваџапов кебек данлыклы шђхеслђрне барларга тиешбез. Ђлеге фестиваль шушы мђсьђлђлђрне књздђ тотып уздырылды.
Фестиваль без кљткђннђн дђ ућышлырак килеп чыкты. Нђкъ менђ татар моћына сусаган миллђттђшлђребез тарафыннан яратып кабул ителње – бик куанычлы», - диде Бљтендљнья татар конгрессы Башкарма комитеты рђисе, ђлеге фестивальне оештыручыларныћ берсе Ринат Закиров.
“Татарстаннан читтђ яшђњче миллђттђшлђребезне бер-берсенђ тагын да якын иткђн, аларга яшђњ дђрте биргђн бу фестиваль нђтиќђлђреннђн књренгђнчђ, без йљреп чыккан барлык тљбђклђрдђ дђ мондый чараларга ихтыяќ зурлыгы расланды. Хђтта оештыручылар исеменђ башка књп кенђ тљбђклђрдђн: «Нигђ бездђ дђ ђлеге фестивальне њткђрмисез?» - дигђн њпкђ хатлары килђ. Лђкин без моныћ белђн чиклђнеп калырга ќыенмыйбыз. Татар ќыр сђнгатен барлауны џђм њстерњне максат итеп куйган Р.Ваџапов исемендђге Татар ќыры фестивале дђвам итђчђк џђм аныћ географиясен кићђйтњ – оештыручыларныћ тљп бурычы булып кала”, - дип њз фикерен белдерде Рифат Фђттахов.
Шунсын да ђйтергђ кирђк: бу фестивальне башлап йљрњчелђрнећ џђм оештыручыларныћ берсе булган Р.Фђттаховныћ узган ел Р.Ваџаповка багышланган «Иќат. Заман. Шђхес» дигђн хезмђте дљнья књргђн иде. Фестиваль ђлеге китапны тђкъдир итњ белђн бергђ барды. Быел ђлеге китап ТРныћ М.Ќђлил исемендђге Дђњлђт премиясенђ лаек дип табылды. Књптђн тњгел автор шушы китабы буенча диссертация яклап, фђлсђфђ фђннђре кандидаты дигђн фђнни дђрђќђгђ ия булды.
Россия тљбђклђрендђ генђ тњгел, ђ чит иллђрдђ яшђњче миллђттђшлђребез љчен дђ ић истђ кала торган мђдђни чараларныћ берсе булган Р.Ваџапов исемендђге фестивальнећ милли-иќтимагый премиясе дђ булдырылган иде. Узган ел Казанда њткђн фестивальне ачу тантанасында ђлеге премия татар ќыр сђнгатенђ зур љлеш керткђн легендар ќырчы Фђридђ Кудашевага бирелде. Быел исђ ђлеге премиягђ Россиянећ џђм Татарстанныћ халык артисты, Н.Ќиџанов исемендђге Казан дђњлђт консерваториясе профессоры Зилђ Сљнгатуллина ќитђкчелегендђге жюри татар ќыр сђнгатен њстерњдђге џђм татарныћ милли бердђмлеген барлау юлындагы казанышлары љчен Россиянећ џђм Татарстанныћ халык артисты, ТРныћ Г.Тукай исемендђге дђњлђт бњлђге џђм Россиянећ «Алтын Апполон» премиясе иясе Илџам Шакировны лаек дип тапты.
Оештыручылар белдерњенчђ, ђгђр милли кљйлђребезне, ягъни Р.Ваџапов ќырларын пропагандалаучы кеше булса, алдагы елларда бу премия фестиваль њткђрелми калган очракта да тапшырылачак.
Татар халык ќырларын яћартуны максат итеп куеп, бер ел буена дђвам иткђн фестивальнећ Гала-концерты 18 апрельдђ Казанныћ К.Тинчурин исемендђге Татар дђњлђт драма џђм комедия театрында була. Анда татарлар яшђгђн књп кенђ тљбђклђрдђн кунаклар да килђчђк. |