14.04.05Иске Казанга сәяхәт - 5 |
Ни кызганыч, үзендә гасырдан артык тарихи ядкарьләрне саклап торган йорт диварларын ялкын телләре кара күмергә әйләндерде. Хәзер ул шомланып, мескен хәлдә Юнысовлар мәйданының ямен алып тора.
Күп кенә бүтән тарихи йортлар кебек үк совет елларында биредә дистәгә якын гаилә яшәгән. Аның иң соңгысы әле күптән түгел генә яңа фатирга күченеп киткән. Әлеге гаилә яшәгәндә йортка теләсә кем кереп йөри алмаган, чөнки күпмедер дәрәҗәдә күзәтчелек булган. Ә инде йорт бөтенләй хуҗасыз калгач, тәрәзә пыялаларын коеп төшергәннәр, ишекне каерып ачып, кем теләгән, шул кергән. Әнә, ут белән шаярырга да күп сорамаганнар, унбер янгын сүндерү машинасы ут өермәсен көчкә сүндергән. Әйе, шул рәвешле 15 нче декабрьның салкын иртәсендә бөтен Иске Татар бистәсенең күгендәге куе кара төтен әнә шундый шомлы күңелсезлек алып килә. Ә бит, юкса, бу йорт 2003 елда ук аукционга куелган булган. Сатып алучыга аны, тарихи истәлек буларак, реставрацияләү шарты да куела. Бинаны яңарту өчен 2 миллион сумлап акча кирәклеген исәпләсәк, моңа кызыгучылар булдымы икән дигән шик тә туа, әлбәттә. Әмма шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: ни өчен хөкүмәтебез йортны тиешле контрольдә тотмаган? Гасырларга якын аларның файдасын күреп, тәмам туздыртып-искертеп бетергәч, тарихи йортларны саклап, кире яңарту берсенең дә хәленнән килмиме? Бушка гына кулга төшкән бинадан акча ясарга теләү җинаятькә этәрмәгән микән әле, чөнки янгын сүндерүчеләр ут махсус төртелгән дигән нәтиҗә ясаган. Тик килгән зыянны кем каплар да, тарихи йорт-һәйкәл кире торгызылырмы, бусы гына билгесез. Менә шулай, Юнысов мәйданына булган сәяхәтебез күңелсез тәмамланды. Чөнки Иске Татар бистәсенең кай җиренә генә барма, йә йортларны ишәләр (җимерәләр), йә көпә-көндез иске өйләрдә янгын чыга, яисә бүтән төрле күңелсез күренешләргә тап буласың. Шунысы аяныч, бу әшәкелекләрнең барысын да адәм балалары үзләре эшли. Кешеләр. Җимерәбез, сүтәбез, яндырабыз, ә кайчан төзербез, төзәтербез, матурларбыз?
|