14.04.05Иске Казанга сәяхәт - 5 |
Тукай урамындагы 67 нче йортта озак еллар амбулатория, аннан соң шәһәрнең 3 нче поликлиникасы урнаша. Әллә каян ук күзгә ташланып торган бу бинадан поликлиниканы шәһәр хакимияте 2002 елның декабрендә үк Мирный бистәсенә күчерергә карар кылса да, ул әле 2004 ел беткәндә, ягъни ике елдан соң гына тулысынча күчә алды. 2002-2004 елларда Апанаевлар йортында реставрация эшләнеп, ул яңартылырга тиеш булган. Әмма төзекләндерү эшләренең проект документлары әзер булса да, акча булмау сәбәпле, эш һаман да тукталып тора. Йортны тулысынча яңарткач, монда Иске Татар бистәсенә багышланган музей ачу да ихтимал икән. Кыскасы, эшнең башы бар, азагы да күренер дигән өмет белән көтәргә кала ремонт эшләрен.
Юнысовлар мәйданының хәзерге Фатыйх Кәрим урамы чатындагы бер катлы агач йорт әлегә яхшы хәлдә сакланган, ә менә Тукай урамы, 71 нче йортта шушы елның декабрь уртасында бик көчле янгын чыкты. Сүз Алкин йорты (астадагы рәсем) турында бара. Кем соң ул Алкин? Белеме буенча юрист Сәетгәрәй Алкинның фамилиясе үзе туган Мамадыш өязе, Алкин авылыннан алынган булса кирәк. Бу йортны 19 нчы гасыр азагында ул бер катлы итеп кенә төзетә, ә 1900 елда икенче катын да эшләтергә карар кыла. Сәетгәрәй Алкин 1893 елда Казан университетының юридик факультетын 1 нче дәрәҗәле диплом белән тәмамлап, Казанның мәхкәмә палатасына хокук белгече булып эшкә урнаша. Тиздән яшь адвокат бөтен Казан губерниясенә таныла. Алкинның тырышлыгы белән Идел буе татарлары “Казан мөхбире” дигән яңа газетаны да кулларына алуга ирешәләр. Аның беренче саны 1905 елның 29 нчы октябрендә дөнья күрә. 1906 елда Сәетгәрәй Алкин I Дәүләт Думасына депутат булып та сайлана. 1917 елның февраль һәм октябрь инкыйлаблары чуалышында С.Алкин Казан “Мөселман комитеты” төзүдә бик актив катнаша, 1917 елның маенда үткән I Бөтенрусия мөселманнары съездында ялкынлы чыгыш ясый. Ул 1921 елда Казанда вафат була.
XX гасыр башына кадәр Алкин йортында кыз балалар өчен 7 нче номерлы рус-татар училищесы эшли. Аның җитәкчесе Хәдичә Әхмәрова (С.Ш.Алкинның сеңлесе) була. Бу уку йортында күренекле татар шагыйрәсе Маһруй Мозаффарованың дин сабакларыннан дәресләр бирүе дә мәгълүм. |