12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ ќђмгыять \ Иске Казанга сәяхәт - 5

битләр: 1 :: 2 :: 3 :: 4 ::

14.04.05

Иске Казанга сәяхәт - 5

Дамир ФӘСИЕВ

шәһәр татарларының төрле җыеннары да үткән. Моннан татар халкы үзенең олуг шагыйре Г.Тукайны соңгы юлга озаткан...

Шунысы игътибарга лаек, Юнысовлар мәйданында бер гасырлар элек дүрт бакча булган. “Мәхәббәт бакчасы”нда бай татар кызлары кичләрен үзләренең сөйгәннәре белән очрашканнар. Купшы итеп киенгән зифа кызлар көяз егетләр янында вәкарь генә басып, бакча үзәгендә торган су фонтаны тирәли йөргәннәр. Ә фонтан тирәсендә хуш исле чәчәкләр утыртылган клумбалар, челтәрле тәбәнәк коймалар бу бакчага тагын да күбрәк матурлык өстәгәннәр. Ә кичке һава гашыйкларга сөю газабын җиңеләйтү өчен көч өстәгән диләр.

Янәшәдә генә “Бию бакчасы” булган. Аның табигый таш тезеп ясалган сукмакларыннан бигрәк тә балалар йөгереп йөрергә яраткан. Таш араларында җыелып калган яңгыр суларының көмешсыман ялтырап ятуы аларны бик кызыксындырган, имеш. Кичләрен яшьләр бирегә бию кичәсенә җыелганнар. Бистәнең егет-кызлары күбрәк менә шунда танышканнар-күрешкәннәр.

“Мәйдан бакчасында” башлыча Татар бистәсенең ир-заты җыелып утырырга яраткан. Тирә-юнь мәчетләрдән намаз укып чыгучылар гадәттә өйләренә түгел, ә “Мәйдан бакчасы”на ашыкканнар. Эшлекле очрашу вакытында киңәш-табыш иткәннәр, бистәнең четерекле мәсьәләләрен уртага салып сөйләшкәннәр. Бу бакчадагы чәчәк-гөл клумбаларының гаҗәеп матурлыгын Иске Татар бистәсенең кайбер кешеләре бүген дә бәйнә-бәйнә сөйлиләр.

Ләкин менә шундый матур исемле бакчалар арасында берсенең “Кайгы бакчасы” дип аталуы юкка гына түгел. Зыялы татар гаиләләрендә тәрбияләнгән кызларны бу бакчага аларның хезмәтчеләре озата бара торган булган һәм бай кызлары ял иткән арада алар бөтен моң-зарларын, хәсрәтләрен уртаклашканнар. Ә сугыш вакытында бу урында окоплар казулары, бомбадан саклану корылмаларын эшләүләре дә мәгълүм.

Шулай итеп, бу дүрт бакчадан бүгенге көндә берсе дә сакланмаган. Бакча-скверларны хәзер инде элекке халәтенә үк китерә алмасалар да, яшел чирәмле түтәлләрне, күз явын алырлык чәчәкләр утыртылган клумбаларны, берәр фонтанны һәм челтәрле тәбәнәк коймаларны кире эшләп булмыймыни? Була, әлбәттә. Һәм, әйтергә кирәк, бүтән төзелеш эшләре белән чагыштырганда, 1000 еллык юбилейга боларны эшләп кую зур чыгымнар да сорамый, минемчә. Чөнки әллә нинди сазлыкларны да гөл бакчасына әйләндерәләр теләк булганда. Бакчалар турында сөйләдек, инде биналарга күз төшерик. Менә Юнысовлар-Апанаевлар йорты (өстәге рәсем). Бу үзенчәлекле ике катлы матур йортны 19 нчы гасырның беренче яртысында Татар Ратушасы башлыгы Мөхәммәтрәхим Исхак улы Юнысов төзетә. Мәйданга Юнысов исеме бирелүе нәкъ менә шушы матур бина төзелү белән бәйле дә инде. Әлеге бинаны ул 1848 һәм 1861 елларда бераз үзгәртеп тә салдыра. Ә 19 нчы гасырның 80 нче еллар азагында йортны беренче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтбәдретдин Габделкәрим улы Апанаев сатып ала. Шактый кирәкле саналган сәнәгать товарлары белән алыш-биреш иткән бу сәүдәгәр татар тарихында байлыгы белән генә түгел, ә җәмәгать эшчәнлеге белән дә зур урын тоткан. Гомумән, данлыклы Апанаевлар нәселе Иске Казан тарихында тирән эзләрен калдырган. Татар бистәсенең әһәмиятле вакыйгаларында алар катнашмаган берәр нәрсә бармы икән? Мәсәлән, Мөхәммәтбәдретдин Апанаевның Александр һөнәри һәм Казанның сәүдә училищелары попечительләр советы әгъзасы, ярлы мөселманнарга ярдәм оешмасы рәисе, шәһәр Думасының вәкиле буларак, икътисадый һәм мәктәпләр төзелеше комиссияләренең әгъзасы булганын әйтсәк, күп нәрсә аңлашыла. Ике революция еллары арасында бу нәселне бик каты эзәрлеклиләр һәм 1923 елда М.Апанаев Төркиягә китәргә мәҗбүр була. Аның мал-мөлкәте, шул исәптән өе дә тартып алына.



киләсе >>>

моннан тыш укыгыз
  • Язмышыңа үзең хуҗа бул!
  • КДТУ (КАИ) џђм КДУда “Кљз-2005” вакансиялђр ярминкђсе узачак
  • Тљмђндђ Казан гуманитар институтыныћ бњлекчђсе ачылачак
  • "Яћа Гасыр" тамашачыларга татарча яћа фильм тљшерђ
  • 2006 елда мђгариф љлкђсенђ республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан књбрђк...


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов