12.04.05Иске Казанга сәяхәт-4 |
Барлык алда әйтелгәннәргә өстәп, шунысын да әйтергә кирәк, “Алтын ай” фирмасының кибет бинасы Казаныбызның 1000 еллыгына туристлык маршрутында экскурсия программасына да кертеләчәк. Чөнки башкалага килгән кунаклар бу бина турында бик кызыксынып тыңлыйлар һәм шул ук вакытта элек милли киемнәр кибетеннән бик теләп әйберләр дә сатып алалар икән. Киләчәктә биредә даими төстә милли киемнәр күргәзмәсе һәм музей ачарга да ниятләре бар. Әмма “Эбиволь” ААҖ директоры Татьяна Забегина моның өчен әлегә урын булмавын бик ачынып әйтте. Хәлдән чыгу өчен Париж Коммунасы урамындагы 18 нче йортта (ә ул “Эбиволь”нең күршесе), дөресрәге, аның урынын файдаланып була. Ләкин директор каланың милек идарәсе комитетына мөрәҗәгать иткәч, әлеге тузган һәм җимерек өйнең урыны бары тик сатылып кына биреләчәген әйтәләр. Татьяна ханымның экспонатлары шактый. Музее гына юк. Дөрес, ул 19 нчы гасыр азагында сәүдәгәр Вафа Бигәев төзеткән өй урынын музей өчен бирүләрен үтенеп, Казан шәһәре хакимиятенә тагын бер кат мөрәҗәгать хатын юлларга уйлый-уйлавын. Әмма менә уңай нәтиҗәле җавап алачагы гына икеле. Чөнки әлеге дә баягы, өй урынының акчалырак һәм баерак эшмәкәрнең кулына күчүе дә бик мөмкин шул. Әнә, бер йорт аша гына “Las Vegas” казиносы ничек “кукраеп” утыра! Юкса, бу урамдагы “Нурулла” мәчете тирәсендә шулкадәр шау-шулы төнге клублар, казинолар артык күбәеп тә киткән түгелме соң? Аның каравы, милли характердагы бер генә клуб, ашханә-кафе да юк. Менә шул хакта уйланасы бар безнең шәһәр җитәкчеләренә. Ни дисәң дә, безнең татар бабаларыбыздан калган биналарда үз варисларының да милли клуб, музейларын ачарга хакы бардыр ич. Бар нәрсәне дә сату-алу һәм зур акчаларга гына кайтарып, халык мәнфәгатьләрен оныту үзе үк гөнаһ эш. 1000 еллык Казаныбызның юбилее якынлашканда, шулар турында да уйлыйсы иде. |