Дамир ФӘСИЕВ
Иске Татар бистәсенең Нариман урамындагы борынгы йортлары һәм мәгърифәт учаклары булып хезмәт иткән кайбер биналарның бүгенге хәле турында Сез газетабызның алдагы саннарында укыган идегез инде. Анда “Милләт басмаханәсе” турында телгә алынды.
Борынгы Казаныбыз буйлап сәяхәтебезне дәвам итик. Иске Татар бистәсендә зыялы татар халкының берничә басмаханә-нәшрияты булган. Шуларның тагын берсе хәзерге Тукай урамындагы 37 нче йортта урнашкан. Әлеге йортны 1883 елда Казанның икенче гильдия сәүдәгәре Вәли Яушев төзетә. 19 гасыр азагында икътисад кыенлыкларына юлыгу сәбәпле, ул бу мөлкәтен аукционга куя. Аны 1 нче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтбәдретин Апанаев сатып ала. Ул аны үз чиратында 1906 елның 5 августында бертуган сәүдәгәрләр Мөхәммәтҗан, Шәрифҗан һәм Хәсән Кәримовларга сата. Ә алар шул вакытта ук Казанда гына түгел, ә бөтен Русиядә данлыклы китап бастыручылар булалар инде.
1901 елдан алып 1917 елга кадәр бертуган Кәримовлар үз басмаханәләрендә 1700 исемдәге 2 миллионга якын китап бастырып чыгаралар.
Елдан-ел эшмәкәрлек уңышына тиенгән Кәримовларга тора-бара бу бинаның мәйданы гына җитми башлый, шуңа күрә алар Печән базары урамы ягына ике катлы тагын бер бина төзетәләр, шул рәвешле бу урында тулы бер китап бастыру комплексы барлыкка килә. 1906 елда ук шушы яңа бинада татар мәгърифәтенә гаять зур өлеш керткән Кәримовлар “Ислам” китапханәсе ачып җибәрәләр. Китапханә фондында ул чорда гарәп, фарсы, татар, рус телләрендәге 3500 исемдәге китапларның булганлыгы мәгълүм. Ә менә китапханә хуҗалары китапларын өйгә биреп җибәрмиләр, ә бары тик 150 урынга исәпләнгән уку залында гына шөгыльләнергә рөхсәт итәләр. Бу китапларны күз карасыдай саклау максатыннан шулай эшләнә.
1923 һәм 1924 елларда әлеге китапханәдә татарның күренекле драматургы Мирхәйдәр Фәйзи дә эшли.
Үткән гасырлардан ук калган нәшрият биналарының бүгенге язмышы ни хәлдә соң? Бәхеткә каршы, “Милләт” басмаханәсеннән аермалы буларак, бүген дә шактый яхшы сакланган хәлдә алар. |