11.04.05Иске Казанга сәяхәт-3 |
Казан мөселманнары бу дини уку йортын бик авырлык белән кире кайтаралар, әлбәттә. Ничек кенә булмасын, бу эшне башлап йөрүчеләр ифрат дәрәҗәдә искергән бинаны бераз яңартып, уку процессын җайга салалар. Дини юнәлештәге белем йорты янәдән тергезелгән елны нибары ике төркем (60 шәкерт) кенә кабул иткән булсалар, хәзер инде биредә 170тән артык шәкерт белем ала. Бүгенге көндә “Мөхәммәдия” – катнаш уку йорты: ягъни, биредә ир-егетләр белән беррәттән, кыз балалар төркемнәре дә укый. Шулай ук мәдрәсәнең кичке бүлегендә 270 кеше, ә читтән торып тагын 200 кеше укый икән. Тарихи мәдрәсәнең бүгенге директоры (мөдире) Наил хәзрәт Ярулла мине уку йортының бүгенге хәле белән дә ныклап таныштырды. Мөгаллимнәр коллективын 15 тәҗрибәле белгеч тәшкил итә икән. Ә гарәп телен һәм әдәбиятын укытыр өчен Согуд Гарәбстаныннан Хусан әфәнделәрне чакырганнар. Мәдрәсәнең уку-укыту планы булдырылган һәм ул тиешле лицензияләр белән расланган. Биредә дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән проблемалар юк. Дистәгә якын компьютер сатып алганнар, алар интернет челтәре белән дә тәэмин ителгән. Шактый бай китапханә мәдрәсә шәкертләренә белем туплауда зур терәк булып тора. Ләкин менә мөгаллимнәргә түләү генә дәүләт казнасыннан түгел икән, мәдрәсәнең үз мөмкинлекләренә генә таянырга кала. “Дәүләт диннән аерылган” тәгълимат бүген дә яши дигән сүз бу.
“Мөхәммәдия”нең ишегалдындагы ике катлы бинасы уку корпусы булып хезмәт итә, ә урам яктагы 3 катлы бинасында егетләр тулай торагы һәм кайбер уку бүлмәләре урнашкан. Бүлмәләр башлыча 4-5 егет торырлык итеп эшләнгән. Бу уку йортына хәтта ерак Казахстаннан, Русиянең төрле өлкәләреннән һәм Башкортстаннан килеп укучылар да байтак икән. 5 еллык белем туплаганнан соң югары дини белем турындагы дипломга ия булу да күпләрне бирегә тарта, күрәсең.
Бүген мәдрәсә биналарының саклану дәрәҗәсе әлләни мактанырлык булмаса да, биредә мөмкин булганча тәртип урнаштырганнар анысы. Әмма якын киләчәктә биналарның һәркайсына да яхшы ремонт таләп ителәчәге күзгә нык ташлана. |